Кадерле дустыбыз, бүген синең якты бәйрәмең – туган көнең. Чын күңелдән сиңа озын гомер, саулык-сәламәтлек һәм ак бәхетләр телибез. Яныңда һәрчак үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, тугры дусларың булсын. Бүгенге шат, көләч елмаюың синең йөзеңнән бервакытта да качмасын. Яраткан кешең белән барлык кайгыларны бергә кичерергә, шатлыкларны уртаклашырга телибез. Өй түреңдә мәхәббәт, тынычлык һәм иминлек беренче урында булсын, Мул тормышта яшә, ә эшеңдә күптән-күп уңышлар юлдаш булсын.
Узган елны без синең белән ниһаять якыннан таныштык һәм янәдән дуслаштык. Хат аша язышуны да онытмадык. Парларыбыз белән аралашуны дәвам итәбез, шәһәр арасын юк иттек диярлек. Шушы кечкенә сәяхәттән без чиксез күңелле истәлекләр алып кайттык. Шулай җылы кабул итүегезгә сезгә мең рәхмәтлебез. Без дә янәдән сезне безнең көн-күрешне күрергә туган ягыбызга чакырып калабыз.
Яраткан мавыгуыбыз яңа шатлыклар алып килсен. Аның белән шөгыльләнү өчен вакытың да табылсын иде, нәтиҗәләре дә булсын. Тиздән үзеңдә тагын бер проект барлыкка килер дип ышанып калабыз. Ул шатлыкны синең белән бергә уртаклашырбыз!
Казаннан кайнар сәламнәр белән, сине ныклап яратучы дусларың. fun.gif
P.S. Бу хатны язу өчен мина татар телен өйрәнергә туры килде.
P.S.S. Моны тәрҗемә итү өчен син кемгә мөрәҗәгать итергә кирәген үзең беләсең.